Район басуларында язгы кыр эшләре тулы көченә бара.
Бөртекле һәм кузаклы бөртеклеләрне чәчү тәмамланган, алар чәчү мәйданнарының яртысын биләп тора. 3591 гектарны биләгән рапсны тулысынча чәчеп бетерделәр.
12 мең гектардан артык җирне техник культуралар биләп тора. Август компаниясенең көнбагыш чәчүендә 6 чәчү комплексы эшли. Чәчү 8 мең гектардан 2 мең гектар мәйданда башкарылган.
«ВостокЗернопродукт» АҖ кукуруз чәчүгә 5 чәчүче чыкты. Барлыгы 2000 гектар чамасы чәчәргә туры киләчәк.
«Заря» ҖЧҖ һәм «Коргуза» ҖЧҖ кукуруз чәчүгә генә керешәләр.
Шулай ук басуларда үсемлекләрне карау буенча эш башланды. «ВостокЗернопродукт» АҖ көзге культуралар чәчүлекләрен сиптерә.