Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы алдыннан Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утраулары» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Чиста йорт, чиста ишегалды»акциясе үткәрелә. Әлеге акция өйдә хезмәт күрсәтелә торган ветераннарның көнкүрешен яхшырту чараларының бер өлеше булып тора һәм социаль хезмәткәрләр көче белән үткәрелә.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре биналарны җыештыралар, тәрәзәләрне юалар, йорт яны участогын тәртипкә китерәләр, ишегалдын чүп-чардан җыештыралар.
Барлык ветераннар да, социаль хезмәтнең аерым кайгыртуын билгеләп, җыештыру буенча ярдәмне рәхмәт белән кабул итәләр.