Бүген Югары Ослан муниципаль районы актлар Советында авыл җирлекләре башлыклары белән хуҗалык эшчәнлегенең агымдагы мәсьәләләре буенча район башлыгы рәислегендә чираттагы киңәшмә узды.
Фәсхетдинов Рәшит-Югары Ослан районы хәрби комиссары контракт буенча хезмәт итү турында сөйләде. Потапова Любовь – Югары Ослан муниципаль районы Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе җир кишәрлекләрен һәм мөлкәтне инвентаризацияләү буенча эшләрнең динамикасын күрсәтте. Мәдәни мирас объектларын кадастр исәбенә кую эшенең барышы һәм Сабантуй көнендә күпмилләтле ишегалдын оештыру, әзерләү һәм эшләү мәсьәләләре белән «Югары Ослан муниципаль районы мәдәният бүлеге»МКУ начальнигы Елисейчева Анна чыгыш ясады.
Шулай ук район сайтына яңалыклар бирү, яңалыклар тасмасын татар теленә тәрҗемә итү һәм башка күп кенә мәсьәләләр каралды. Җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.