Гаилә көнендә район мәдәният йортында чын гаилә бәйрәме узды. Әниләре, әтиләре һәм сказиләре белән килгән балаларны мультфильм һәм әкият персонажлары каршы ала.
Район мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре, «Өмет утраулары» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге һәм район китапханәсе белгечләре балаларны һәм өлкәннәрне күңелле конкурсларда, уеннарда, эстафеталарда һәм мавыктыргыч викториналарда катнашырга чакырды. Һәркем күңел ачу таба алган. Мастер-классларда балалар һәм ата-аналар йоннан курчаклар ясарга өйрәнгәннәр, шулай ук агач брошкалар да ясаганнар. Имбир пряникларын ясауда үзләрен сынап карарга теләүчеләр күп иде.
Бәйрәм дәвамында яшь талантлар - балалар сәнгать мәктәбе укучылары Динара Галявиева Һәмгига Бутенко сыйныфлары,яшьләр-яшүсмерләр клубының "Инфинити" хореография коллективы, "Весна"вокаль коллективы,Ләйлә Кадыйрова тамашачыларны үзләренең якты номерлары белән сөендерде.
Чараның күңелле мизгелләренең берсе - «Мин Ватаным белән горурланам»Республика балалар рәсеме конкурсында катнашкан өчен дәүләт учреждениеләре профсоюзы Республика комитеты дипломнары белән бүләкләү булды