Хөрмәтле музей хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәм — Халыкара музейлар көне белән котлыйбыз!
Һәрбер, хәтта иң кечкенә музей-кешелекнең тере хәтере, үткәннәр белән турыдан-туры элемтәгә керергә мөмкинлек бирүче чын вакыт машинасы. Музейга килгәч, кешеләр үзләренең тарихи үткәннәрен аңлыйлар, бүгенгесен ачыкрак аңлыйлар, киләчәк турында уйланалар.
Районыбызның мәдәни тормышын үстерүгә, рухилыкны торгызуга керткән бәяләп бетергесез өлешегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, иҗади планнарны тормышка ашыруда уңышлар һәм музей эшен үстерүдә яңа казанышлар телим!
Башкарма комитет җитәкчесе Р.А. Фәйрушин