Бүген Югары Ослан муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева килде.
Визит барышында Наталья Владимировна гражданнарны кабул итте, шулай ук Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы учреждениеләрдә булды.