Үзара салымны финанслау

2023 елның 30 мае, сишәмбе

2023 елгы үзара салым буенча эш дәвам итә. 2023 елның 1 апреленә район халкынан 4 млн.199 мең сум акча кергән. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2023 елның 24 маендагы Карары белән үзара салымны финанслауга районга 14 млн.943 мең сум акча бүлеп бирелгән.

1 апрельгә кадәр үзара салым түләмәгән кешеләр бурычлы. 26.05.23 көненә булган хәл буенча. бурычлылардан 40,8 мең сум акча кергән. Узган атнада Октябрь һәм Курал авыл җирлекләрендә яшәүчеләр бурычларын актив түләделәр.

Хәзерге вакытта авыл җирлекләре башлыклары проект-смета документациясен әзерләү һәм конкурс процедураларын игълан итү өчен документлар пакетын формалаштыру буенча эш алып баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International