Узган җомгада «ОЛИМП " КАИ спорт комплексы базасында «Өченче яшь»пенсионерларның XIV республика спартакиадасы узды.
Югары Ослан районы командасы составында Алексей Егоров, Екатерина Мәхмүтова, Лев Яковлев, Надежда Лепихина, Анатолий Антонов, Наталья Кузьмина, Рамилә Ханова, Рөстәм Курамшин, Гөлшат Шиһабетдинова һәм команда җитәкчесе Петр Ильин әлеге спартакиадада катнашты.
Безнең район Татарстан Республикасы авыл районнары арасында 6 нчы урынны алды. Алексей Егоров аеруча уңышлы чыгыш ясады, ул 1000 метрга йөгерүдә 2 урынны алды һәм Рөстәм Курамшин дартста 3 булды.
Чарада Татарстан Республикасының 31 районыннан килгән командалар катнашты.
Бүләкләү тантанасын ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев һәм «Россия пенсионерлары берлеге» ҖЧҖнең Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге рәисе Любовь Мишина үткәрде.