Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Совет аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Бүген, 5 июньдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында Югары Ослан авылында мәдәният һәм ял паркын төзекләндерү, «Сабантуй» милли бәйрәмен әзерләү һәм үткәрү, санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү, 2023 елга юл эшләре программасын үтәү һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү шартларын күчмә тикшерүләр үткәрү мәсьәләләре каралды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International