Агымдагы елның июнь аенда Югары Ослан муниципаль районының Контроль-хисап палатасы рәисе Лилия Хөрмәтуллина, тышкы муниципаль финанс контроле органы буларак, КСП вәкаләтләрен гамәлгә ашыру кысаларында, Карахуҗа авыл җирлеге Башкарма комитетының бюджет акчаларын нәтиҗәле һәм максатчан куллану мәсьәләләре буенча планлы тикшерү үткәрде.
Контроль чара барышында оештыру һәм беренчел бухгалтерлык документлары, салым хисаплары өйрәнелде, муниципаль милеккә сайлап инвентаризация үткәрелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча акт төзелде һәм күрсәтелгән срокларда ачыкланган хокук бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирелде.