Бүген "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсе бүләкләү белән башланды. Актив гражданлык позициясе һәм экстремаль ситуацияләрдә кешеләрне коткаруда шәхсән катнашканнары өчен Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән Харино авылында яшәүче Артур Палатов бүләкләнде. 2021 елның ноябрендә ул чын батырлык кылган янган йорттан кешене алып чыккан.
«Янгындагы батырлыгы өчен» медале аңа тантаналы рәвештә Казан Кремлендә тапшырылды, бүген ул ведомство бүләге белән билгеләнде.
Район башлыгы Артур Амрулла улына батырлыгы һәм кыюлыгы өчен рәхмәт белдерде, уңышлар һәм озын гомер теләде.