Быел район буенча бөртекле культуралар мәйданы 14316 гектар тәшкил итә. Шуларның 4763 гектары-көзге, ә 9553 гектары-язгы.
«Коргуза» ҖЧҖдә бөртекле культуралар мәйданы 2295 гектар тәшкил итә. Урып-җыю эшләрен уңышлы башкару өчен предприятие 3 ашлык җыю комбайны сатып ала. Комбайннар хуҗалыкның машина-трактор паркына килде.