5 июньдә Югары Ослан муниципаль районы башлыгы җитәкчелегендә гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттан тыш, киңәйтелгән утырышы узды.
Утырышта район торак пунктларының янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләсе тикшерелде, вазифаи затлар тыңланды, бурычлар куелды һәм үтәү сроклары билгеләнде.
Шулай ук Югары Ослан авылын су белән тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде. Бу мәсьәлә буенча "ЗВКС"АҖ директоры урынбасары тыңланды.