Россия Көне белән

2023 елның 12 июне, дүшәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар!⁣
12 июньдә без төп дәүләт бәйрәмнәренең берсен – Россия көнен билгеләп үтәбез.
Үз киңлекләрендә күп милләт һәм халык вәкилләрен берләштергән илебез өчен ул милли бердәмлекне һәм Ватанның бүгенгесе һәм киләчәге өчен уртак җаваплылыгыбызны символлаштыра.⁣
Безнең һәрберебез өчен Россия-ул, беренче чиратта, аның кечкенә ватаны, йөрәккә кадерле урыннар, өй учагы, якын кешеләр. Нәкъ менә шушы кыйммәтләр кешеләрне берләштерә, тынычлыкта һәм татулыкта яшәргә этәрә, үз иле файдасына эшләргә өйрәтә, аның иң яхшы традицияләрен саклап кала. Безнең барыбызның да бер туган илебез бар, без аның белән үз киләчәгебезне һәм балаларыбызның язмышын бәйлибез.⁣
Кадерле якташлар! Барыбызга да игелекле эшләрдә уңышлар, планнарны тормышка ашыру, нык сәламәтлек һәм гаилә бәхете телим!⁣
Хөрмәт белән Югары Ослан муниципаль районы башлыгы М. Г. Зиатдинов


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International