Кайнар линия

2023 елның 16 июне, җомга

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор 2023 елның 19-30 июнендә туристлык хезмәтләре һәм чит илләрдә йогышлы куркынычлар мәсьәләләре буенча кайнар линия эше турында хәбәр итә.

Кайнар линия тематикасының эчтәлеге: эссе һава шартларында, туклану, прививкалар буенча киңәшләр, нинди су эчү өчен куркынычсыз, су коену буенча киңәшләр, чит илләрдә актуаль эпидситуация буенча консультацияләр, ял итүдә куркынычсыз тәртип кагыйдәләре, авиарейслар тоткарланганда мәгълүмат, туристлык хезмәтләре кулланучыларына киңәшләр.

Туристлык хезмәтләре, йогышлы авыруларны профилактикалау, санитар законнар һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен элемтәләр:

- «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге " ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты телефоны - (84371) 5 72 63,

- Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны- 8 800 555 49 43 тәүлек әйләнәсе;

- эпидемиолог табиблар - (84371) 5 63 46 (вакцинация, йогышлы авыруларны профилактикалау мәсьәләләре);

Эш көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 16.40 га кадәр мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International