22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне. 82 ел элек бу көнне 200 миллионга якын кешенең гомере «Бөек Ватан сугышына кадәр һәм аннан соң» дип бүленгән.
Ветераннарны хәтерләгәндә, аларның батырлыклары исән! 22 июньдә бөтен дөньяда Бөек Җиңү хакына гомерләрен биргән һәркем истәлегенә төнге тынлыкта шәмнәр кабызыла.
Район үзәк китапханәсе укучылары һәм хезмәткәрләре «Хәтер шәме»Халыкара Акциясенә кушылды. Хәтер шәмен кабызу-ул югары хөрмәт, Ватаныбыз өчен һәлак булган геройларга хөрмәт.