Хәтер вакыттан көчлерәк"

2023 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

1941 елның 22 июнендә таң алдыннан тынлыкны кинәт кенә ыңгырашкан снарядлар шартлаулары өзә. Шулай итеп Бөек Ватан сугышы башлана. Ул вакытта әле беркем дә аның кешелек тарихына иң канкойгыч буларак керәчәген белми иде. Беркем дә совет халкына кешелексез сынаулар аша үтәргә, җиңәргә кирәклеген аңламаган.

Бүген тыл хезмәтчәннәре скверында әлеге вакыйгага багышланган митинг узды. Җыелганнар алдында Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов, районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов һәм Ветераннар советы рәисе Римма Троицкая рәхмәт һәм кайгы сүзләре белән чыгыш ясады.

Ахырда катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм мемориалга чәчәкләр салдылар.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International