Бүген, 26 июньдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында Югары Ослан авылында Ленин һәм Пролетар урамнары киселешендә карст күлен төзекләндерү, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда эре мөгезле терлекләрнең баш санын саклау, җылыту сезонына котельняларны әзерләү мәсьәләләре каралды һәм Югары Ослан муниципаль районының Казанда узган «Сабантуй» милли бәйрәмендә катнашуына йомгак ясалды.