Автоледи - 2023

2023 елның 1 июле, шимбә

Югары Осланда 19 июльдә «Автоледи - 2023»республика машина йөртү осталыгы конкурсының муниципаль этабы узачак.

Конкурста транспорт чарасы һәм йөртү таныклыгы булган кызлар һәм хатын-кызлар катнаша ала. Катнашучыларның чик яшьләре чикләнми.

Конкурс 2 этапта узачак: башта катнашучылар теориядә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәтәчәкләр, ә икенче этапта автомобильдә фигуралы йөртү осталыгын күрсәтәчәкләр.

Конкурста катнашу өчен 2023 елның 18 июленә кадәр үз ФИОЛАРЫҢНЫ, дәүләт теркәү билгесе белән транспорт чарасының исемен һәм ватсапка 89172243151 номерына бәйләнгән кәрәзле телефон номерын җибәрергә кирәк.

Катнашучылар өчен ватсапта Чат булдырылачак, анда барлык кирәкле мәгълүмат, шулай ук барлыкка килгән сорауларга җаваплар урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International