Бүген, 3 июльдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында салым бурычы, Югары Ослан авыл җирлегенең генераль планына үзгәрешләр кертү, районның мәгариф учреждениеләренең котельняларын җылыту сезонына әзерләү һәм социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү шартларын күчмә тикшерүләр үткәрү мәсьәләләре каралды.