Югары Ослан муниципаль районының хөрмәтле кешеләре!
Сезне Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!
Һәрвакыт нык гаилә рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклаучы, буыннар арасында бәйләүче звено булган һәм булып кала.
Күп еллар мәхәббәт һәм тугрылык белән яшәгән, бу югары хисләрне, хөрмәтне һәм үзара аңлашуны саклап калган гаилә парларына чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Шунысы куанычлы, безнең районда ныклы гаилә берлекләре мисаллары күп. Безнең барлык яшь гаиләләребез дә шундый ук дус һәм какшамас булсын, традицион гаилә кыйммәтләрен сакласыннар һәм аларда үз балаларын тәрбияләсеннәр!
Кадерле югары осланлылар, сезгә нык сәламәтлек, иминлек, үз көчләрегезгә ышаныч, киләчәккә ышаныч! Өйләрегездә һәрвакыт тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен, балалар көлүе яңгырасын һәм һәркемне өй учагының җылысы җылытсын! Бер-берегезне саклагыз!
Башкарма комитет җитәкчесе Р.А. Фәйрушин