Почта көне белән!

2023 елның 9 июле, якшәмбе

Хөрмәтле район почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Без мәгълүмат технологияләре гасырында яшибез, әмма шуңа да карамастан, почта үзенең әһәмиятле ролен саклый, элеккечә районда иң массакүләм элемтә төрләренең берсе булып кала. Көн саен дистәләгән бандерольләр, посылкалар һәм хатлар илнең төрле почмакларына почта элемтәсе белгечләре тарафыннан сортлана һәм адресатларга җибәрелә. Алар яңа матбугат, хатлар, пенсияләр һәм пособиеләр китерәләр.

Сезгә чын күңелдән эштә уңышлар, сәламәтлек, тынычлык, иминлек, бәхет һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телибез! Кешеләргә китергән яңалыклар һәрвакыт яхшы булсын!

Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Р. А. Фәйрушин

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International