»Татар китабының гасырлык тарихы"

2023 елның 10 июле, дүшәмбе

Китап-мәдәни күптөрлелек дөньясына тәрәзә, ул төрле цивилизацияләрне вакыт һәм киңлектә тоташтыручы күпер. Китап ярдәмендә без белемгә генә түгел, ә идеяләргә, рухи һәм әхлакый кыйммәтләргә, матурлыкны аңлауга һәм кешенең иҗади казанышларына да ирешәбез. 
 
Татар китабын пропагандалау һәм укуны алга сөрү кысаларында район үзәк китапханәсендә «татар китабының гасырлар тарихы»дигән күргәзмә – рекомендация ясалды. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән материал унҗиденче гасырдан цифрлы чорга кадәр Татар китап мәдәнияте үсеше тарихын чагылдыра, аны булдыру башлангычында торучылар турында сөйли, шулай ук Татар дәүләт нәшрияты һәм китап нәшрияты эшчәнлеге белән таныштыра. 
 
Татар китабы тарихы белән кызыксынучы һәркемне район үзәк китапханәсенә барырга һәм китап күргәзмәсе белән танышырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International