2023 елның 8 июлендә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә никахлашу теркәлде. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне-яңа өйләнешүчеләр өчен символик бәйрәм. Нәкъ менә шушы матур һәм якты бәйрәмдә Константин һәм Рамиля гаилә корырга карар итәләр. Яңа өйләнешкәннәрнең туйлары славян стилендә була.
Яңа өйләнешкән парлар, сезне чын күңелдән тормышыгыздагы шатлыклы һәм әһәмиятле вакыйга – гаилә союзы булдыру белән котлыйбыз! Сезгә зур һәм нык мәхәббәт, сәламәтлек, үзара аңлашу һәм хөрмәт телибез. Гаиләгездә үзара ышаныч, хөрмәт һәм мәхәббәт уты беркайчан да сүнмәсен.