Социаль яклау бүлегендә бүлек начальнигы вакантлы вазифасы бар.
Квалификация таләпләре:
- югары белем;
- дәүләт гражданлык хезмәте стажы яки белгечлек буенча эш стажы ким дигәндә ике ел.
Конкурста катнашу өчен гаризалар Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында 2023 елның 31 июленә кадәр кабул ителә.
Консультация һәм сораулар өчен Югары Ослан районы администрациясенә(884379) 21211, 21668 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.