«Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җәмәгать контроле Төбәк Үзәге» ассоциациясе «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы белән берлектә «ТКХ Видеопомощнигы»проектын башлап җибәрде.
«ТКХ Видеопомощнигы» проектының максаты - торак-коммуналь хуҗалыкның актуаль мәсьәләләре буенча Интернет һәм социаль челтәрләрдә 30 видеоролик булдыру һәм урнаштыру юлы белән ТКХ өлкәсендә иң кискен мәсьәләләрне хәл итү ысуллары буенча Татарстан Республикасы халкының мәгълүматлылыгын арттыру.
"ТКХ Видеопомощник" - кыска, әмма мәгълүмати роликлар, анда һәркем күпфатирлы йортларның хуҗалары көн саен биргән ТКХ өлкәсендәге иң актуаль сорауларга җавап таба алачак.
Әлеге проект 25 яшьтән алып 66 яшькә кадәрге күпфатирлы йортларда актив яшәүчеләргә, торак милекчеләре ширкәтләре, торак-төзелеш кооперативлары рәисләренә, күпфатирлы йортлар Советлары рәисләренә юнәлдерелгән.
»ТКХ Видеопомощнигы " проектының видеороликларына сылтамалар