Бүген, 17 июльдә, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан азык әзерләү, «безнең ишегалды» программасын гамәлгә ашыру буенча төзелеш эшләрен башкару һәм районның белем бирү учреждениеләренең котельняларын булачак җылыту сезонына әзерләү мәсьәләләре каралды.