Кайнар линия

2023 елның 18 июле, сишәмбе

2023 елның 31 июленнән 11 августына кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор учреждениеләре тарафыннан җиләк-җимеш һәм яшелчә продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре һәм яраклылык сроклары буенча тематик «кайнар линия» булдырылды. 

Кайнар линия тематикасының эчтәлеге: яшелчә һәм җиләк-җимеш сатып алганда нәрсә белергә кирәк; сәүдә шартларына санитар-эпидемиологик таләпләр; пакетланган җиләк-җимеш продукциясен маркировкалау; җиләк-җимеш продукциясен ничек дөрес сайларга һ. б.

Җиләк-җимеш продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, йогышлы авыруларны профилактикалау, санитар законнар һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен мәгълүматлар: 
- «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге " ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты телефоны - (84371) 5 72 63, 
- Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны- 8 800 555 49 43 тәүлек әйләнәсе;
- эш көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 16.40 га кадәр мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International