"Скорлупино" Бөтенроссия фестивале 2023

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

30 июльдә Питрәч авылының карагай борынында җиденче тапкыр «Скорлупино»Бөтенроссия фестивале узачак.

Фестиваль кунакларын Россия төбәкләреннән килгән осталар һәм һөнәрчеләр бәйрәм ярминкәсе каршы алачак. Монда агачтан, тиредән, ротангадан, джуттан, табигый таштан эшләнгән әйберләр, шулай ук тукыма уенчыклар һәм интерьер бизәкләре, автор бижутериясе, табигый косметика һәм сувенир продукциясе сатып алырга мөмкин булачак. Берничә оста традицион милли һөнәрләр һәм бизәнү әйберләре ясау буенча мастер-класслар әзерли. Һәм, әлбәттә, Питрәч керамик кәсебе буенча мастер –класс булачак: балчык савыт-саба ясау һәм аны милли орнамент белән бизәү буенча.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International