Хөрмәтле тикшерү органнары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!
Сезнең алда гражданнарның хокукларын яклауга кагылышлы җитди бурычлар куелды, алар җинаятьләрне оператив һәм сыйфатлы ачуга ярдәм итә. Җинаятьчелеккә каршы көрәштә, гражданнарның намусын, дәрәҗәсен һәм иминлеген саклауда сезнең иң яхшы сыйфатларыгыз – көч һәм игелек, батырлык һәм фидакарьлек күренә.
Хөрмәтле тикшерү органнары хезмәткәрләре! Сезнең һәрберегездә зур йөкләмә ята, әмма шуңа да карамастан, сез үз бурычыгызны намус белән үтисез. Сезгә һәм гаиләләрегезгә районыбыз, республикабыз, илебез файдасына куелган бурычларны хәл итүдә чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет һәм һөнәри уңышлар телим.
Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Р.А Фәйрушин