Гражданнарны күчмә кабул итү

2023 елның 25 июле, сишәмбе

Бүген, 2023 елның 25 июлендә район башлыгы Марат Зиатдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Валерий Власов һәм Югары Ослан авыл җирлеге башлыгы урынбасары Вячеслав Раков белән берлектә Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты бинасында гражданнарны кабул иттеләр.


Кабул итү барышында Югары Ослан районында яшәүчеләрнең җир участоклары бүлеп бирү, торак бирү, торак пунктларны төзекләндерү турындагы мөрәҗәгатьләре һәм башка мәсьәләләр каралды.


Әлеге мөрәҗәгатьләр теркәлгән һәм каралган. Бу сораулар буенча аңлатмалар әңгәмә вакытында бирелде.

Исегезгә төшерәбез, район башлыгы Марат Зиатдинов гражданнарны һәр сишәмбе 8:00дән 12:00гә кадәр алдан язылу буенча 2-18-39, 2-13-38 телефоннары буенча кабул итә.

Моннан тыш, гражданнарны шәхси кабул итүне башлык урынбасары, Башкарма комитет җитәкчесе һәм аның урынбасарлары шулай ук сишәмбе көнне 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр башкара.

Шулай ук график буенча (район сайтында урнаштырылган) https://verhniy-uslon.tatarstan.ru/vpriem.htm) гражданнарны күчмә кабул итү гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International