Агымдагы елда район буенча чәчүлекләрнең гомуми мәйданы 31 745,2 гектар тәшкил итте, шулардан: азык 6130 гектар, бөртекле һәм кузаклы 13363,2 гектар, техник 12252 гектар.
Бүгенге көндә район басуларында бөртекле культураларны җыю тулы көченә бара.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре көзге культураларны суктыра башлый.
Район кырларында көн саен 14 ашлык җыю комбайны эшли, комбайннарның тәүлеклек (суммар) җитештерүчәнлеге 246 гектар тәшкил итә.
28 июльгә 1044 гектар суктырылган (җыю планына карата 8,3%), 2634 тонна суктырылган, уртача уңыш 25 цн/га тәшкил итә.
Бердәм эш нәтиҗәсендә "Заря" агрофирмасы механизаторлары көзге бодайны суктырып бетерделәр.