Салым органнары гражданнарга дәвалану, спорт, үз белемнәре һәм балаларны укыту, фатир сатып алу чыгымнары буенча салым ташламасы алу хокукы турында хәбәр итә.
Салым ташламасы алу хокукын гамәлгә ашырырга мөмкин:
- эш бирүчедә календарь ел дәвамында, салым органыннан салым ташламасы хокукын раслау турында белдерү биреп,
-3-НДФЛ формасы буенча декларацияне салым органына тапшыру юлы белән (бу очракта салым чигерүеннән соңгы өч елда файдаланырга мөмкин).
Тиешле сумманы кыска вакыт эчендә кире кайтарырга мөмкин, әгәр сез 3-НДФЛ формасындагы декларацияне тутырып, салым органына «физик зат өчен салым түләүченең шәхси кабинеты»электрон сервисы аша тапшырсагыз.
Сервис гражданнарга 3-НДФЛ салым декларациясен тутырырга мөмкинлек бирә, шул ук вакытта шәхси мәгълүматларның бер өлеше автомат рәвештә тутырыла.
Декларация көчәйтелгән квалификациясез электрон имза белән имзалана (ул шәхси кабинетта)