Татарстанда «Автоледи-2023»республика конкурсына йомгак ясалды

2023 елның 4 августы, җомга

Югары Ослан районыннан Әлия Гыйбадуллина Татарстанның иң яхшы биш автоледисы исемлегенә керде.

Кичә Казанда, Дәүләт автоинспекциясенең республика идарәсе мәйданчыгында, 24 нче тапкыр кызлар арасында "Автоледи-2023"машина йөртү осталыгы конкурсы узды.

Конкурста муниципаль этапларда җиңүче булган ярты йөзгә якын кыз катнашты. Югары Ослан районы исеменнән Әлия Гыйбадуллина чыгыш ясады, ул район этабында сынауларны искиткеч узды, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча да, практик этапта да иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Жирәбә буенча, Алиягә 47 нче номер бирелә, ул бәхетле булып чыга. Якташыбызның машинасы техник тикшерүне уңышлы узды, аннары катнашучылар юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча имтихан тапшырдылар. Район этабындагы кебек үк, Гыйбадуллина биремнәрне бер генә хатасыз 1 минут 40 секундта үти, барлык катнашучылар арасында 8 нче нәтиҗә күрсәтә. Трассаны тиз үтү этабында Алия, барлык киртәләрне дә камил җиңеп, өченче булды.

Гомуми нәтиҗә безнең автоледига мактаулы 4 нче урынны алып килде. Конкурсант кызларыбызның республика этабында катнашу тарихында моңа кадәр андый хәл булмады. Өченче урында-Миләүшә Исмәгыйлева (Казан), икенче урында-Наталья Львова (Нурлат районы), беренче урында-Елизавета Заһидуллина (Казан)

Хәзер катнашучылар бүләкләү тантанасын көтәләр.

Алия Гыйбадуллинаны республика конкурсында искиткеч һәм лаеклы чыгыш ясавы белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International