Бүген, 7 августта, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов Башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм Югары Ослан муниципаль районы Советы аппараты җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде.
Киңәшмә барышында районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан урып-җыю эшләре, «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында беренче сыйныф укучыларына портфельләр тапшыру, мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсен һәм районның мәгариф учреждениеләрен яңа уку елына әзерләү мәсьәләләре каралды.