Хөрмәтле Югары Осланлылар һәм район халкы!
Сезгә хәбәр итәбез, шимбә көнне, 12 августта, Югары Ослан урта гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә, Югары Ослан авылы, Чехов ур., 34 нче йортта, физкультурниклар көне-2023 кысаларында, мини-футбол буенча ярышлар һәм халыкның барлык катламнары өчен ГТО фестивале узачак.
Катнашучыларны теркәү 13: 30. Ярышлар 14:00 сәгатьтә башлана.
Ярышлар түбәндәге максатларда үткәрелә:
- халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә массакүләм җәлеп итү;
- яшьләр һәм өлкәннәр арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексын популярлаштыру;
яшьләр һәм өлкәннәр арасында мини-футболны популярлаштыру;
- ярышларда катнашучылар арасында спорт осталыгын арттыру.
Барлык теләүчеләрне мини-футбол ярышларында катнашырга һәм үзләрен «ГТО»фестивалендә сынап карарга чакырабыз! Без Сезне күрергә шат булырбыз!