10 августта Югары Ослан муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Көн тәртибендәге түбәндәге сорауларны карадылар:
1. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министры урынбасары А. В. Соколовның 29.07.2023 елда «Свияжские холмы» курорт-шәһәре территориясендә «Геройлар ярышы»спорт-массакүләм чарасын үткәргәндә гражданнарның иминлек шартларын оештыру буенча булган хокук бозулар турындагы мәгълүматын карау турында:
2. 2023 елның 18-20 августында «Свияжские холмы» курорт-шәһәре территориясендә XVI Казан халыкара тарихи техника фестивален үткәргәндә җәмәгать иминлеген тәэмин итүне оештыру турында.
Барлык җаваплы кешеләргә йөкләмәләр бирелде.
Комиссия утырышында Татарстан Республикасы спорт министрлыгы, «Свияжские холмы» курорт-шәһәре вәкилләре, шулай ук XVI Казан халыкара тарихи техника фестивален оештыручылар катнашты