Агымдагы елның 10 августында Лилия Хөрмәтуллина рәислегендә Югары Ослан муниципаль районы профсоюз оешмаларының координация советы утырышы узды.
Мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, дәүләт учреждениеләре һәм социаль өлкә профсоюз оешмалары вәкилләре 2023 елның беренче яртыеллыгында социаль партнерлык кысаларында хезмәттәшлек турында территориаль килешүне үтәү нәтиҗәләре, балалар җәйге ялын оештыру һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.
Корсовет әгъзалары шулай ук ел саен 24 сентябрьдә билгеләп үтелә торган «Татарстан Республикасы профсоюзлары көне» н үткәрү планын билгеләделәр.