Хөрмәтле спортчылар һәм тренерлар, спорт ветераннары, спорт тармагы хезмәткәрләре һәм физик культура сөючеләр!
Сезне Физкультурачы көне белән котлыйм!
Сәламәт яшәү рәвешенә төрле яшьтәге кешеләр актив җәлеп ителә балалардан алып өлкән буын вәкилләренә кадәр. Безнең спортчылар үз районнарын төрле масштабтагы ярышларда лаеклы тәкъдим итәләр.
Районда спорт хәрәкәте алга таба да ныгып, үсәчәк, ә безнең якташларыбыз тагын берничә тапкыр үзләрен якты җиңүләр һәм яңа рекордлар белән ышанычлы белдерәчәкләренә ышанам.
Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнегез! Гаиләгезне, дусларыгызны һәм иптәшләрегезне спортка җәлеп итегез! Җиңүләр сезгә спорт ареналарында һәм көндәлек тормышта юлдаш булсын! Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, яхшы кәеф, яңа спорт казанышлары һәм җиңүләр телим!
Башкарма комитет җитәкчесе
Югары Ослан муниципаль районы Р.А.Фәйрушин