Хөрмәтле төзелеш тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез - Төзүчеләр көне белән котлыйм!
Сезнең эшегез һәрвакытта да хөрмәтле һәм аерым җәмәгатьчелек әһәмиятенә ия булган, чөнки күп көч, белем, сабырлык һәм иҗади караш таләп иткән. Бу игелекле һөнәргә катнашу зур хөрмәт, әмма шул ук вакытта югары җаваплылык та.
Безнең районның кабатланмас кыяфәте сезнең эшегезгә бәйле. Сезнең һөнәри осталыгыгыз һәм искиткеч эш сәләтегез аркасында яңа торак йортлар үсә, социаль өлкә объектлары ремонтлана һәм төзекләндерелә. Елдан-ел Югары Ослан районы үзгәрә, заманчарак күренешкә ия була, матур һәм уңайлырак була бара.
Сезгә эштә яңа уңышлар, ныклы нигез, нык сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, тынычлык һәм игелек телим!
Башкарма комитет җитәкчесе Р. А. Фәйрушин