Роспотребнадзорның кайнар линиясе

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор учреждениеләре тарафыннан 2023 елның 14 августыннан 25 августына кадәр балалар товарларының һәм мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик «кайнар линия» үткәрелә. Кайнар линия тематикасының эчтәлеге: балалар товарлары, мәктәп кирәк-яраклары сатып алганда, баланы мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр, мәктәпләрне яңа уку елына әзерләү турында, кайнар мәктәп туклануын оештыруга таләпләр һ. б. белергә кирәк. Балалар товарларының, мәктәп кирәк-яракларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, йогышлы авыруларны профилактикалау, санитар законнар һәм кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен мәгълүмат:
- «Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәге " ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пункты телефоны - (84371) 5 72 63,
- Роспотребнадзорның бердәм консультация үзәге телефоны- 8 800 555 49 43 тәүлек әйләнәсе;
- эш көннәрендә 8.00 дән 12.00 гә кадәр һәм 13.00 дән 16.40 га кадәр мөрәҗәгать итәргә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International