Узган шимбәдә Югары Ослан спорт мәйданчыгында физкультурниклар көне-2023 кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды.
Ярышлар түбәндәге максатларда уздырылды:
- халык арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау;
- халыкны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә массакүләм җәлеп итү;
яшьләр һәм өлкәннәр арасында мини-футболны популярлаштыру;
- ярышларда катнашучылар арасында спорт осталыгын арттыру;
- иң көчле спортчыларны һәм командаларны ачыклау.
Мини-футбол ярышларында 7 команда катнашты: Югары Ослан авыл җирлегенең 3 командасы, Октябрьский авыл җирлеге командасы, Макыл авыл җирлеге командасы, Шелангов авыл җирлеге командасы һәм Казан шәһәре командасы.
Спортчыларга сәламләү сүзе белән Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Александр Федотов мөрәҗәгать итте.
Барлык матчлар да диярлек бик тамашалы, кызыклы һәм киеренке килеп чыкты. Уен көне барышында түбәндәге нәтиҗәләр ачыкланды: өченче урынны Югары Ослан егетләре алды, икенче урынны Шеланга командасы калдырды, ә беренче урынны Казан командасы яулады.
Ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар Башкарма комитетның яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар, медальләр һәм призлар алдылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу ярышларда җиңелүчеләр булмады, чөнки биредә спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше җиңде, бу, һичшиксез, әлеге чараларны оештыручыларның иң төп максаты булып тора.