Татарстан Раис мәгариф бүлекләре җитәкчеләренә яңа автомобильләрдән ачкычлар тапшырды

2023 елның 16 августы, чәршәмбе

Республиканың барлык районнарына яңа хезмәт автомобильләре тапшырылды.

Бүген ТР Дәүләт Советы каршындагы мәйданда муниципаль районнарның мәгариф идарәләре ихтыяҗлары өчен хезмәт автомобильләре ачкычларын тапшыру тантанасы узды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан 49 мәгариф бүлеге җитәкчесе илебезнең яңа җиңел машиналары ачкычын алды. Тантанада Югары Ослан районы башлыгы Марат Зиатдинов һәм район мәгариф бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фәридә Әхмәтова да катнашты.

"Яңа уку елы алдыннан яхшы традиция бар-бүләкләр ясау. Мәгариф системасы муниципалитетлар һәм шәһәр округлары мәгариф бүлекләренә нигезләнә. Әлбәттә, сезнең мобильлек һәм нәтиҗәлелек күбесенчә оператив эшләргә мөмкинлек бирә торган транспорт булуга бәйле булачак», – диде Миңнеханов җыелганнарга.

Чарада шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы җитәкчесе Экзам Гобәйдуллин, муниципалитетлар башлыклары катнашты.

Искәртеп узабыз, соңгы тапкыр муниципаль районнарның мәгариф идарәләре ихтыяҗлары өчен автомобильләр 2017 елда, мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең еллык киңәшмәсе кысаларында сатып алынды. Интенсив эксплуатация аркасында әлеге автомобильләр үз ресурсын шактый дәрәҗәдә туздырган, аларның күбесе инде исәптән чыгарылырга тиеш. Еш кына ватылулар аркасында гомуми файдаланудагы юлларда гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычы, шулай ук әлеге транспортка техник хезмәт күрсәтү бәясе артты.

Тантанадан соң анда катнашучылар «Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркка» юл тоттылар, анда «Татарстан Республикасы Мәгариф: төп бурычлар, әхлакый ориентирлар, сыйфат күрсәткечләре»темасына мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең пленар утырышы узачак.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International