Хөрмәтле Югары Осланлылар!

2023 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Югары Осланлылар!

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сезгә «Россельхозбанк» АҖ һәм Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә «Фермер мәктәбе»проектының сигезенче дулкынын башлап җибәрүе турында хәбәр итә. Татарстан Республикасы проектта инде өч тапкыр катнашты, 104 тыңлаучы укуны уңышлы узды, дәүләт үрнәгендәге дипломнар алды һәм үз проектларын гамәлгә ашыра башлады.

Уку агымдагы елның 22 сентябрендә 40 потенциаль тыңлаучы өчен башланачак. Проект тулысынча банк тарафыннан финанслана. 2 айлык (150 сәгать теория һәм 100 сәгать практика) укытуны «авыл агротуризмы», «үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе»белгечлекләре буенча үткәрү планлаштырыла. Тематикасына карап чакырылган экспертлар тыңлаучылар белән Казан дәүләт агар университеты базасында теоретик белемнәрен уртаклашачак, ә тыңлаучылар практиканы республиканың алдынгы фермер һәм эре хуҗалыкларында алачак.

Тыңлаучыларны сайлап алуны агымдагы елның 21 августыннан 9 сентябренә кадәр уздыру планлаштырыла. Конкурста авылда авыл хуҗалыгы бизнесы белән шөгыльләнергә планлаштыручы физик затлар да, яңа гына эшли башлаган яки эшләп килүче фермерлар да катнаша алачак.

Конкурста катнашу өчен тыңлаучы кандидатларга 2023 елның 9 сентябренә кадәр сылтама буенча гариза калдырырга кирәк https://svoefermerstvo.ru/farmers-way/school һәм документларны электрон почтага җибәрергә sh.fermer_rt@mail.ru "авыл агротуризмы" юнәлешләре буенча, " Тех

үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү нологиясе.

"Фермер мәктәбе" проектын үткәрү турында нигезләмә (скачать)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International