Районда беренчеләрдән булып бөртекле һәм кузаклы культураларны җыюны Александр Жестковның крестьян-фермер хуҗалыгы тәмамлады.
Урып-җыю башында хуҗалыкның 100 гектар мәйданы булган, шуларның 60 гектары-көзге арыш һәм 40 гектары-язгы бөртекле ашлык.
Фермер оешкан рәвештә җыештыруга кереште. Шул ук вакытта фермерга ярдәмгә Баймяшкин Анатолий Сергеевич МБОУ Большемеминская СОШ укытучысы, комбайнчы сыйфатында килә. Анатолий Сергеевич тәҗрибәле комбайнчы буларак, үзенең СК-5 Нива комбайнын җыештыруга җентекләп әзерләгән. Техниканың туктап калуына һәм ватылуына юл куймаганнан соң, җыештыруны 15 көн эчендә башкарып чыкканнар.
Яхшы сыйфатлы ашлык, фермер терлек азыгы өчен кулланырга уйлый.