Югары Ослан муниципаль районында «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»республика хәйрия акциясе дәвам итә.
Югары Ослан район электр элемтәсе узелы хезмәткәрләре өчен «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясендә катнашу инде яхшы традициягә әверелде.
«Таттелеком» ААҖ исеменнән портфельләрне Татар Борнашы һәм Олы Мәми мәктәпләренең беренче сыйныф укучыларына Югары Ослан РУЭСы җитәкчесе Галина Дунаева тапшырды.