Югары Ослан муниципаль районы Советының утыз алтынчы утырышы

2023 елның 21 августы, дүшәмбе

Бүген, 2023 елның 21 августында Югары Ослан муниципаль районы Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш район Советының чираттагы утыз алтынчы утырышы узды. Утырыш Совет рәисе, Югары Ослан муниципаль районы башлыгы Марат Зиатдинов җитәкчелегендә узды.

Утырыш эшен башкару өчен депутатлар утырышның секретарен сайладылар, ул Введенка Бистәсе авыл җирлеге Советы депутаты Дмитрий Морозов булды.

Совет утырышы барышында район Советы депутатлары түбәндәге проектларны карадылар:

1. 2023 елның 1 яртыеллыгында Югары Ослан муниципаль районы бюджеты үтәлеше турында;

2. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында муниципаль хезмәт турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында;

3. Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы бүләкләре комиссиясе турында Нигезләмәне раслау хакында;

4. «Югары Ослан муниципаль районы Советының кайбер карарларының үз көчен югалтуын тану турында»2019 елның 1 июлендәге 47-526 номерлы Югары Ослан муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында;

5. Хезмәт (вазыйфа) тәртибенә таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссия составына үзгәрешләр кертү турында;

6. 2023 елга Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы муниципаль мөлкәтен хосусыйлаштыруның фаразлау планына үзгәрешләр кертү турында;

7. Югары Ослан муниципаль районы Шеланга авыл җирлегенең генераль планын раслау турында;

8. Югары Ослан муниципаль районының Макыл авыл җирлегендә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләрен раслау турында.

Һәр проект буенча тиешле карарлар кабул ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International