Конкурс комиссиясе утырышы

2023 елның 25 августы, җомга

Югары Ослан авыл җирлеге Советы карары белән расланган «Югары Ослан авыл җирлеге» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс үткәрү тәртибе турындагы нигезләмәгә ярашлы, бүген, 2023 елның 25 августында Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Советының кече залында Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс комиссиясе утырышы узды.

Конкурс комиссиясе утырышының көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән:

1. Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына кандидатларны конкурста катнашырга рөхсәт итү турында.

2. Югары Ослан авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International