28 августта Югары Ослан муниципаль районында «Бердәм белем бирү киңлеге: сыйфатлы белем һәм тәрбия өчен яңа мөмкинлекләр»темасына мәгариф системасы хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе узды. Чара кысаларында яңа уку елына мәгариф системасы өчен чакырулар формалаштырылды, шулай ук алдагы елга нәтиҗәләр ясалды.
Пленар утырыш эшендә ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары-ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Мәгариф өлкәсендә Департамент җитәкчесе Рәмис Мөзипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Владимирович Вавилов катнашты.
Пленар утырыш башланыр алдыннан һәркем күргәзмә белән таныша алды, анда мәктәпләрдә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә кулланыла торган белем бирү процессы юнәлешләре тәкъдим ителде. Тәрбияләнүчеләр үзләренең эшләре турында сөйләделәр һәм казанышлары белән уртаклаштылар.
Педсовет катнашучыларына сәламләү сүзләре белән район башлыгы Марат Зиатдинов мөрәҗәгать итте, ул районның мәгариф системасы уңай динамикага ия, әмма яңа уку елында да омтылырга кирәк, дип билгеләп үтте. Укытучы-ветераннарга, педагогик хезмәткәрләргә көндәлек хезмәтләре һәм югары профессионализмнары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Педсоветның иң күңелле мизгелләренең берсе тармак бүләкләре белән бүләкләнгән педагогик хезмәткәрләрне котлау булды.