Иҗтимагый сервитут булдыру мөмкинлеге турында хәбәр

2023 елның 4 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитетына «Сетевая компания» АҖнең «ВЛ 10 кВ Ф.6 ПС Майданы», «ВЛ 10 кВ ф.12 ПС Макулово» объектларын Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә урнашкан җир кишәрлекләренә урнаштыру максатларында ачык сервитут булдыру турында үтенечләре килде.

Югарыда күрсәтелгән объектларны урнаштыру 09.07.2021 no 2021/БУЭС/Т186 технологик тоташтыруны гамәлгә ашыру турында төзелгән килешү белән бәйле рәвештә башкарыла.

Кызыксынган затлар тарафыннан «Сетевая компания» АҖнең Ачык сервитут билгеләү турындагы үтенече һәм аңа кушымта белән Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы территориясендә Ачык сервитут чикләренең урнашу урынын тасвирлау белән танышу Югары Ослан муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында түбәндәге адрес буенча башкарыла: Югары Ослан авылы, Медгородок урамы, 21 а йорт (эш режимы: дүшәмбе җомга: 8.00 – 16.15 төшке аш: 12.00 – 13.00).

Җир кишәрлекләренә хокукларны исәпкә алу турында гариза бирү югарыда күрсәтелгән адрес буенча әлеге хәбәр басылып чыккан көннән алып 30 көн эчендә Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының муниципаль хокукый актларын рәсми бастырып чыгару (халыкка җиткерү) өчен билгеләнгән тәртиптә үткәрелә.

Ачык сервитут булдыру мөмкинлеге турында хәбәрләр Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районы сайтында урнаштырылган https://verhniy-uslon.tatarstan.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International